түгәрәк

түгәрәк
с. 1. Шар, боҗра, әйләнә һ. б. ш. рәвешле; шундый формада булган и. Шундый әйбер 2. Кырлары йомры, түгәрәкләнгән булган 3. күч. Тулы, симез, юан, йомры (гәүдә тур.) 4. и. күч. Әйләнә, боҗра. Әйләнә рәвешендә тыгызланып баскан (утырган) кешеләр тезмәсе 5. и. геом. Яссылыкның әйләнә белән чикләнгән өлеше 8. күч. сир. Билгеле бер мөнәсәбәтләрдә, бәйләнешләрдә торган кешеләр төркеме; даирә 7. Бергәләп эшләү яки берәр нәрсәне өйрәнү өчен берләшкән кешеләр оешмасы драма түгәрәге 8. күч. Һәр җире килгән, җитеш, бөтен 9. күч. Якынча алынган, түгәрәкләнгән. ТҮГӘРӘК АВЫЗЛЫЛАР – зоол. Теш казналары булмаган, балыксыман умырткалы хайваннар классы (мәс. миногалар). ТҮГӘРӘК ДАТА – Тантаналы төстә билгеләнә торган юбилей елы (40, 50, 60, 75 һ. б.). ТҮГӘРӘК ДУЛКЫННАР – физ. Бер ноктадан чыгып концентрик түгәрәкләр форм. таралучы дулкыннар. ТҮГӘРӘК КВАДРАТУРАСЫ – мат. Бирелгән түгәрәккә тигез зурлыктагы квадрат төзү мәсьәләсе. ТҮГӘРӘК ОБОРОНА – Билгеле бер урын тирәсендә барлык якларга таба каратып ясалган оборона сызыгы. ТҮГӘРӘК САННАР – Вак берәмлекләрсез яки бөтен саннар. ТҮГӘРӘК ЯФРАК – диал. Яран

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Поможем написать реферат

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»